Г. Тукай әдәби музее 1 нче сыйныф укучылары өчен “Әлифба бәйрәме” уздыруга заявкалар кабул итә башлады.  Бәйрәмгә, алдан язылып, сыйныф белән килергә мөмкин.

Г. Тукай әдәби музее тамашачыларга төрле чаралар тәкъдим итә, укучылар өчен музей дәресләре, интерактив экскурсияләр, бәйрәмнәр уздрыла. Г. Тукайның балалар өчен язылган әсәрләренә, әкият геройларына багышланган музей бәйрәмнәре  зур кызыксыну уята.

 “Әлифба бәйрәме” – 1 сыйныф укучыларының тәүге дәреслеге – әлифба тәмамлануга багышлана. Әлеге бәйрәмнең татар халкының күренекле шагыйре Г. Тукай әдәби музеенда оештырылуы балаларны әдәбиятка, туган телгә якынайтуда зур роль уйный.

“Әлифба бәйрәме” Г. Тукай әдәби музеенда 20 гыйнвардан 1 мартка кадәр татар һәм рус телләрендә уздырыла. Программада: шигырьләр, җырлар, викториналар, шагыйрьнең әкият геройлары белән уеннар һәм котлаулар.

Белешмәләр өчен телефон: (843) 590-86-67