Г. Тукай әдәби музее мөдире Г.Ф. Төхвәтова 2 декабрь көнендә Алексеевск районы Биләр җирлегендәге “Фәнсар” фән һәм уку-укыту үзәгендә уздырылган “Әнвәр Хәйри укулары”нда катнашты. Ул  текстолог, язучы, тәрҗемәче, галим Әнвәр Хәйринең музейдагы эшчәнлеге хакында чыгыш ясады.

Ә. Хәйри тарафыннан Татарстан Республикасы Милли музее фондларына 1973-1987 елларда Ш. Мәрҗани, Г. Тукай, Г.Баруди, Ф.Әмирхан һ.б. китаплары, XIX гасырның икенче яртысында Истамбулда, Мисырда, Ташкентта һ.б. нәшер ителгән тарих, табигать турындагы хезмәтләр, шигырь җыентыклары тапшырылган.