Төзекләндерелгән Габдулла Тукай музееның Тукай үзәгенә китаплар туплау дәвам итә. Шушы көннәрдә тагын бер бүләк өстәлде. Башкортстанның халык шагыйре Рауил Бикбаев Габдулла Тукай әдәби музеена 2016 елда Башкортстанның «Китап» нәшриятында басылып чыккан «Ашкынамын мәңгелеккә» китабын тапшырды. Җыентыкка татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның башкорт теленә тәрҗемә ителгән лирик шигырьләре, поэмалары, балалар өчен язылган әсәрләре тупланган.

Ашкынамын мәңгелеккә