«Күңелем Тукай белән сөйләшә…» күргәзмәсендә Б.М. Әлминов исемендәге 3 нче балалар сәнгать мәктәбе укучыларының Габдулла Тукай әкиятләре буенча иҗат ителгән эшләре тәкъдим ителә.
Г. Тукайның поэтик әкият дөньясы күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә. Шагыйрьнең үлемсез әсәрләрен укыган балалар күңелләрендә Шүрәле белән Су анасын үзләренә генә хас кабатланмас образлар итеп кабул итә. Күз алдына тылсымлы мохит, урман, елга, туган якка чиксез мәхәббәт белән сугарылган табигать күренешләре һәм образлары килеп баса. Кул үзеннән үзе пумалага үрелә һәм күңел түрендәге хыялый күзаллаулар чынга аша… Балалар Тукай әсәрләрен кәгазьдә һәрвакыт бик теләп сурәтлиләр. Әсәрләрне укыганда һәм кәгазьгә төшергән вакытта балаларның күңелендә милли сәнгатькә һәм туган якка хөрмәт уяна.
Б.М. Әлминов исемендәге 3 нче балалар сәнгать мәктәбе укучылары өчен Г. Тукай әкиятләре аеруча якын һәм мөһим. Укытучылар беренче сыйныфтан ук, балаларны шагыйрьнең әсәрләре белән таныштырганда, рәссам-график, ТАССР ның атказанган сәнгать эшлеклесе Б.М. Әлминов иллюстрацияләренә таяналар. Мәктәпләре дә горур рәвештә Байназар Әлминов исемен йөртә.
«Душа с Тукаем говорит…»
На выставке «Душа с Тукаем говорит…» представлены работы учащихся Детской художественной школы №3 им. Б.М. Альменова.