27 марта Г. Тукай әдәби музеенда Халыкара театр көненә багышланган «Габдулла Тукай һәм театр» дип исемләнгән мавыктыргыч лекция уздырылды. Укучылар шагыйрьнең мәшһүр «Театр» шигыре язылу тарихы белән таныштылар, Г. Кариев, С.Гыйззәтуллина-Волжская, Г. Камалның шәхси әйберен күрделәр, татар театры тарихы хакында бик күп кызыклы мәгълүматлар ишеттеләр.

#театр #Тукай

Кадерле дуслар! Лекциядә катнашу өчен, үзегезгә теләгән вакытны сайлап, 590-86-67 номерына шалтыратып язылырга мөмкин.