19 октябрь көнне Г. Тукай әдәби музее мөдире Г.Ф. Төхвәтова “Татар кулъязма мирасы: өйрәнү һәм саклау мәсьәләләре” дип исемләнгән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Конференциядә язма мирасны туплау, кулъязмаларны өйрәнү мәсьәләләре каралды.