Г. Тукай әдәби музее “Татарстанда музейлар язы” акциясен төзекләндерелгән матур бинада заманча яңа экспозиция белән каршылый. Тамашачылар өчен төрле интерактив яңа форматтагы экскурсияләр тәкъдим итә, музей дәресләре, әдиби-музыкаль кичәләр оештыра.

1 апрель, көлке көнендә, тамашачылар өчен “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” интерактив экскурсиясе үткәрелде. Биредә татар халык шагыйре Габдулла Тукайның иҗаты һәм тормышына багышланган яңа экспозиция белән танышу шагыйрьнең сатирик әсәрләре белән бергә үрелеп барды. Аларны Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов башкарды.