«Идел буе халыкларының традицион мәдәнияты» IV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция материаллары җыентыгында «Габдулла Тукай әдәби музеенда язма мирас» исемле мәкалә дөнья күрде. Мәкаләнең авторы – Габдулла Тукай әдәби музее өлкән фәнни хезмәткәре Р.В. Нәгыймуллина.

Мәкаләдә татар халык шагыйре Габдулла Тукайның әдәби музеенда саклана торган язма мирас һәм аны музей тамашачыларына тәкъдим итү үзенчәлекләре турында сүз алып барыла. Шулай ук музейда яңа экспозиция төзү, шагыйрьнең китапларын туплау хакында кызыклы мәгълүмат бирелә.

Г. Тукай әдәби музеенда язма мирас