Г. Тукай әдәби музеенда Г.Тукай һәм аның чордашларының тормыш юлын, иҗатын фәнни өйрәнүгә зур игътибар бирелә, яңа мәгълүматлар фәнни әйләнешкә кертелә. Фәнни эш нәтиҗәләре нигезендә күргәзмәләр әзерләнә, конференцияләрдә чыгышлар оештырыла, мәкаләләр басылып чыга.

“Безнең мирас” журналының 2019 елның февраль санында да Г. Тукайның чордашы, якташы Габделгазиз Монасыйпов турында мәкалә басылып чыкты.  Авторы – Г. Тукай әдәби музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхфәтова.

Габделгазиз Монасыйпов (1888 – 1922) – шагыйрь, прозаик, драматург, тәнкыйтьче, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе.

Мәкаләдә беренче тапкыр аның әтисенең һәм әнисенең каберләре фотосурәте урнаштырылды, хатыны Зәйнәп Камалова белән төшкән фотоның вакыты ачыкланды һәм иҗатын фәнни өйрәнүгә караган яңа мәгълүматлар бирелде.