1907 елның көзендә (якынча 10 октябрь тирәсе) Г. Тукай Җаектан Казанга кайта. Озак та үтми ноябрь урталарында Г. Тукайның беренче шигырь җыентыгы дөнья күрә. Ул “Г. Тукаев шигырьләре” исеме белән “Шигырьләр көтепханәсе”ннән өченче дәфтәр булып Шәрәф матбагасында басылып чыга.  Җыентыкка “Шүрәле” поэмасы, “Пар ат”, “Шагыйрьгә”, “Пушкинә”, “Кемне сөяргә кирәк?”, “Теләнче”, “Алтынга каршы”, “И каләм”, “Бер татар шагыйренең сүзләре” һәм башка шигырьләре керә.

Г. Тукайның беренче шигырь җыентыгына 110 ел!!!