26 апрель Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулды. Бәйрәм тантаналары Г. Тукай бакчасында күренекле татар шагыйренең һәйкәленә чәчәкләр салудан башланып китте. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республиканың Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Мщдщният министры Ирада Аюпова, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстанның Хөкүмәт әгъзалары, министрлык һәм идарә җитәкчеләре, республика парламенты депутатлары, Г. Тукай әдәби музее хезмәткәрләре, Татарстанның мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре катнашты.

Габдулла Тукайның туган көнендә “Шигърият бәйрәме” дә узды. Татар дәүләт опера һәм балет театры янындагы Тукай һәйкәле янында оештырылган шигърият бәйрәме бик күп кунакларны, танылган шагыйрь һәм язучылар, галимнәр, мәдәният һәм сәнгать әһелләрен, укытучыларны, Габдулла Тукай иҗатын сөйгән кешеләрне җыйды. Язгы кояш нурларына күмелгән бәйрәм сәхнәсеннән шигъри юллар, җыр-моң агылды.

Әлбәттә, Г. Тукай әдәби музеенда да бәйрәм рухы хөкем сөрде!!! Татар халык шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә тамашачылар бик-бик күп булды!!! Казанлылар, Петербург, Мәскәү, Самара, Уфа шәһәрләреннән, Латвия, Төркия, Әзербәйҗан, Үзбәкстаннан һәм Татарстанның төрле районнарыннан килгән күпсанлы кунаклар безнең белән бергә бөек Тукаебызның туган көнен каршылады.

Көннең иң үзенчәлекле һәм әһәмиятле чраларының берсе – “Тукай карашы” дип исемләнгән, бары тик шагыйрь портретларыннан торган уникаль ккүргәзмә ачылышы да Г. Тукай әдәби музеенда узды. Иҗат эшләренең авторы – Ленинград рәссамы Игорь Майоров (1946-1991). Бөек шагыйрьнең тууына 100 ел тулу хөрмәтенә ул шагыйрьнең 100гә якын образ-портретын ясаган. Күргәзмәдә шуларның 18е тәкъдим ителә. Тукай портретларын Казанга Санкт-Петербургтан коллекционер Александр Колосков алып кайтты.

 

Тормышыңда бәйрәмнәр аз булган –

Тартыш белән тулган көннәрең.

Шуңа, ахры, искә алынмыйча

Үткән синең туган көннәрең…

Бәйрәмнәрең алда икән әле.

Кара, шагыйрь, бүген текәлеп –

Халкың килде сиңа, мәхәббәтен

Ал чәчәкләр белән күтәреп.

(Шәүкәт Галиев)