6 гыйнвар Татарстанның күренекле драматургы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Галиәсгар Галиәкбәр улы Камал (Камалетдинов)ның тууына 140 ел тула.

Галиәсгар Камал Галиәкбәр улы (1879-1933) – драматург, театр һәм җәмәгать эшлеклесе. Татар драматургиясенә һәм татар театрына нигез салучыларның берсе. Ул Габдулла Тукайның дусты, фикердәше, хезмәттәше, шагыйрь турында истәлекләр авторы.

Г.Тукайның иҗаты Г. Камалга билгеле булса да, Тукай һәм Камал 1907 елда Казанда танышалар. 1906 елдан Казанда Х. Максуди мөхәррирлегендә, җаваплы сәркәтибе Г.Камал булган либерал «Йолдыз» газетасы чыга башлый. Г.Тукайның «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре», «Көзге җилләр» шигырьләре беренче тапкыр нәкъ менә шул газетада басыла. Аларның басылуына Г. Камал булышуы мөмкин. Аларны шәхси һәм иҗади мөнәсәбәтләр якынайта. 1908 елда алар бергәләп «Яшен» сатирик журналын чыгаралар. 1912 елда журнал ябылгач, «Ялт-Йолт» журналында хезмәттәшлекләрен дәвам итәләр.

Г. Камал – Тукай турында «Габдулла Тукай турында истәлек» авторы. Истәлекләрендә ул шагыйрь белән «Йолдыз» газетасы редакциясендәге беренче очрашуы, аның белән бергәләп Түбән Новгородка Мәкәрҗә ярминкәсенә барулары турында бәян итә.

Г. Камал театр өчен күренекле комедияләрен яза, еш кына үзе дә спектакльләрдә рольләр башкара. Революциягә кадәр язылган пьесалары – «Бәхетсез егет» (1908), «Беренче театр» (1908), «Бүләк өчен» (1909), «Безнең шәһәрнең серләре» (1911), «Банкрот» (1911) – иҗтимагый чынбарлыкны кискен тәнкыйтьлиләр.