«Безнең мирас» журналының июнь санында (6 сан) татар әдәбияты классигы, күренекле галим һәм публицист Галимҗан Ибраһимовга багышланган «Мин – бәйсез тормыш кешесе!» исемле мәкалә басылып чыкты. Мәкаләнең авторы – Г. Тукай әдәби музее мөдере, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхфәтова. Сезнең игътибарыгызга мәкаләдән өзекләр тәкъдим итәбез.

Эпистоляр жанрдагы язмалар чорның иҗтимагый, әдәби процессларын тирәнрәк аңларга ярдәм итә, җәмгыять һәм шәхес арасындагы мөнәсәбәтләрне ачыклый һәм теге яки бу язучының биографиясе, иҗат юлы хакында кызыклы мәгълүмат чыганагы булып тора. Язучы, тел галиме, илебездәге иҗтимагый тормышның, үзгәрешләрнең уртасында кайнаган Галимҗан Ибраһимовның (1887-1938) фәнни нигезләнгән биографиясен тулыландыруда хатлар зур роль уйный.

Әдипнең кулъязмалары үзе исән вакытта ук игътибар үзәгенә куела, алар «Безнең юл», «Кызыл Татарстан», «Коммуна» газета-журналларында дөнья күрә башлый. Г. Ибраһимовның шәхси язмаларын барлау һәм бастырып чыгаруда Г. Мөхәммәдова, А. Шамов, Ф. Ибраһимова, Р. Хәйретдинов, М. Әхмәтҗанов, Н. Юзиев, М. Хәсәнов һ.б. күп көч куя. Бу өлкәдә аеруча А. Шамов һәм Ф. Ибраһимова хезмәтләрен билгеләп үтәргә кирәк. Г. Ибраһимовның тууына 75 ел тулган вакытта төзелгән комиссиянең председателе буларак Афзал Шамов, әдипнең кулъязмалары, рәсемнәре, документлары белән берлектә, хатларын туплый һәм нәшер итә. Ф. Ибраһимованың «Язучы биографиясенә яңа чыганаклар» хезмәтендә һәм аның тарафыннан әзерләнгән Г. Ибраһимов «Әсәрләр»енең тугызынчы томында язучының төрле оешмаларга, төрле кешеләргә язган шәхси язмалары урын алган.

Татарстан Республикасы Милли музее фондларында Г. Ибраһимовның тәрҗемәче Гайшә Шәриповага, Хөсни Кәримгә һ.б. язган хатлары сакланып калган. Алар арасында күренекле татар матбагачысы, нашир, публицист, тәрҗемәче, драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Әхмәтгәрәй Хәсәнигә (1883-1933) юлланганнары да бар.

Г. Ибраһимовның Ә. Хәсәнигә 1913 елның 8 сентябрендә язылган хаты музейга 3179 номерлы акт белән 1962 елның 30 сентябрендә Зәйнәп Хәсәни тапшыра. Язма бүгенге көнгә кадәр беркайда да нәшер ителмәгән, беренче тапкыр фәнни әйләнешкә кертелә. Ул 22х17,6см. размерлы авыш сызыклы дәфтәр битенең ике ягына язылган.

Хат Г. Ибраһимовның туган авылы Солтанмораттан җибәрелгән. Язучы авылда июнь урталарыннан сентябрь урталарына кадәр яши. Хатта үзенең тиздән Казанда булачагын хәбәр итә, һәм чыннан да сигез көннән соң, ягъни 1913 елның 16 сентябрендә, Г. Ибраһимов Казанга килеп җитә. Бу турында «Йолдыз» газетасының 19 сентябрь санында мәгълүмат басылган .

Хат Ә. Хәсәнинең Галимҗан Ибраһимовны «Аң» журналына эшкә чакыруына җавап буларак язылган: «Мөхтәрәм Әхмәтгәрәй әфәнде! Мәктүбегезне алдым. «Аң» кебек куәт вә тәрәкъкыйне чындан арзу [омтылыш – Г.Т.] иттегез. Бер журналның портфелен тәкъдим итүегезгә, шундый мөһим вакыйгада мине хатлавыгызга рәхмәт» [7]. Биредә язучының тәкъдим хакындагы уйланулары күренә.

«Беләсез, мин хәяте мотлак [ирекле тормыш – Г.Т.] кешесе. Шуның өчен дә күпләрнең тәгаҗҗебенә [гаҗәпләнүенә – Г.Т.] каршы, моңарчы Вакыт вә Йолдызлар кебек зур вә карт гәзитәләрнең дәгъвәтен [чакыруын – Г.Т.] иҗабәт итми [кабул итми – Г.Т.] килә идем. Ләкин сезнең дәгъвәтегезне алгач, кырт кисеп рәд [кире кагу – Г.Т.] җавабы бирәсем килмәде», — дип яза Г. Ибраһимов.

Г. Ибраһимовны журналга «Аң» исеменнән рәсми рәвештә иң элек Фатих Әмирхан чакыра. Ә. Хәсәни дә язучыны берничә тапкыр хат язып чакырган булса кирәк. Чөнки язучы 1913 елның 3 гыйнварында Киевтан Хәнәфи Кайбышевка юллаган хатында «Монда килгәч, Гәрәй, үзе хат язып, яңадан «Аң»га язышуны үтенде», — дип белдерә.

Г. Ибраһимов 1913 елның 18 октябреннән 1914 елның 13 февраленә кадәр «Аң»ның җаваплы секретаре вазифаларын башкара. Ул журналның фәнни-иҗтимагый һәм әдәби сыйфатын күтәрергә тырыша. Бу максаттан редакция тирәсенә сәләтле, белемле яшьләрне туплый башлый. Г. Ибраһимов «Аң»да эшләвенең максатын 1913 елның 26 октябрендә Хөсни Кәримгә язган хатында түбәндәгечә аңлата: «Аң»ның секретарьлеген алдым. Буны, бәлки, ишеткәнсеңдер дә. Яшь фикер, яшь куәт «Аң» тирәсендә җыелсын иде. Чын мәгънәсе илә әдәби вә мәдәни бер мәҗмуга шәкеленә керсен иде, дим». «Аң»ның сәнгатьне пропагандалаудагы казанышлары да анда секретарь булып Г. Ибраһимов эшләгән чорга туры килә [6, Б.192].

«Татарларны туплау, аларны оештыру һәм милли фирка төзү максатыннан» Г. Ибраһимов, журналдагы эшен калдырып, Киевка китәргә мәҗбүр була. Ләкин журнал белән бәйләнеш өзелми, «Аң» битләрендә язучының төрле елларда әдәби, фәнни мәкаләләре басылып килә. Мәсәлән, «Татар имласында яңа агымнар» (1915), «Татар сарыфлары» (1915), «Телләре башка булса да, күңелләре бер» (1916) һ.б.

Ф. Ибраһимова фикеренчә, «Аң» редакциясе 1914 елның языннан башлап Г. Ибраһимовка журналда басылган һәм басылачак әсәрләре өчен ай саен билгеле бер күләмдә гонорар җибәреп торган дигән фикердә тора. Казан губерна жандарм идарәсе архивында «Г. Ибраһимов «Аң»нан китсә дә, журналның хезмәткәре булып исәпләнә», — дигән сүзләр бар.

Гомумән, төрле фондларда сакланып калган Г. Ибраһимов белән бәйле документлар, кулъязмалар, хатлар тикшерелеп, киң җәмәгатьчелеккә җиткерелергә тиеш. Чөнки еллар узуга карамастан, алар актуальлекләрен югалтмый, язучының тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүдә яңа мәгълүматлар ачалар.