Бүген, 21 февраль көнне, 10.00 сәгатьтә, Идел буе районы 10 нчы мәктәптә Габдулла Тукай әдәби музее  Бөтендөнья телләрне саклау көне уңаеннан «Халыкара туган тел көне» үткәрде. Кичәдә Г. Тукай шигырьләре яңгырады, шагыйрьнең музее турында мәгълүмат бирелде, шагыйрь Рифат Сәлах үзенең иҗаты белән таныштырды, газиз ана телен хөрмәт итү, саклау турында сүз алып барды, шигырьләрен укыды. Кичә ахырында  Г. Тукай шигыренә «Туган тел» җыры башкарылды.

И туган тел, и матур тел!!!