14 декабрь көнне Г. Тукай әдәби музеенда “Я – гражданин России. Мин – Татарстан баласы” акциясе — 14 яше тулган яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы узды. Беренче документларны музейга килгән егетләр һәм кызларга Татарстан Республикасының Мәдәният министры И.Х. Аюпова тапшырды. Ул яшь гражданнарга тормышта үз юлларын табуны, теләк-максатларына ирешүне теләде.