Г. Тукай әдәби музее мөдире Г.Ф. Төхвәтова 25 апрель көнне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә уздырылган татар әдәбияты классигы, күренекле галим һәм публицист Галимҗан Ибраһимовның тууына 130 ел тулуга багышланган “Мәдәниятләр төрлелеге контекстында Галимҗан Ибраһимов мирасы” конференциясендә катнашты. “Мин хәяте мотлак кешесе…” дип исемләнгән чыгышында ул Г. Ибраһимовның ТР Милли музее фондларында саклана торган хатлары хакында сөйләде.