«Музейга китап бүләк ит» акциясе кысасында Г. Тукай әдәби музееның Тукай үзәгенә язма мирас туплау дәвам итә. Бу игелекле эшкә рәссамнарыбыз да теләп кушылды. Россия һәм Татарстанның Рәссамнар берлеге әгъзасы, символ-тамгаларга корылган гаҗәеп паннолар иҗат итүче гамәли сәнгать остасы Земфира Бикташева музей китапханәсен Габдулла Тукайның 1986 елда рус телендә чыккан «Шигырьләр, поэмалар һәм әкиятләр», «Актык тамчы яшь» шигырьләр җыентыгы (2013) һәм балалар өчен мәсәлләр китабы «Әтәч илә энҗе бөртеге» (2016), Рабит Батулланың «Кылдан нечкә, кылычтан үткен» (1996) китаплары белән баетты.

Әйдәгез без дә акциягә кушылыйк!

Музейда яңа китаплар