Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның яңартылган музеенда “Тукай үзәге” ачылачак. Биредә электрон җиһазлар аркылы Тукай исеме белән бәйле күптөрле мәгълүмат алу белән бергә шагыйрьнең төрле елларда басылып чыккан әсәрләре һәм аның тормышы, иҗаты, әйләнә-тирә мохите турындагы китаплар да урын алачак. Шул уңайдан музейда “Музейга китап бүләк ит” акциясе игълан ителгән иде. Бу акциягә Габдулла Тукай иҗатын хөрмәт иткән киң җәмәгатьчелек бик теләп кушылды.

28 ноябрь көнне бүләк итү акциясендә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе һәм “Казан утлары” журналы катнашачак. Алар музейда төзекләндерү эшләре белән танышачак һәм үзләрен тормышка һәм хезмәткә рухландырган Тукайга кагылышлы язма мирасны шагыйрьнең музеена бүләк итәчәк.

Музейга китап бүләк ит