Төзекләндерелгән Габдулла Тукай әдәби музееның Тукай үзәгенә китаплар туплау дәвам итә. Шагыйрь иҗатына битараф булмаган күпләр бу акциягә бик теләп кушылдылар. Алар арасында күренекле рәссам-хаттат, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәҗип  Нәккаш та бар. Ул, бу гамәлне хуплап, тиз арада, шәхси китапханәсеннән Тукай үзәгенә китаплар бүләк итте. Г. Тукайның 1966 елгы альбомы, шагыйрьнең 1990 елгы шигырьләр җыентыгы, “Габдулла Тукай: тормыш һәм иҗат елъязмасы”, Гали Халитнең “Яңа гасыр поэзиясе” китаплары һәм башка бүләкләр дә Тукай үзәгендә лаеклы урынны алыр.

Нәҗип Нәккаштан Г. Тукай музеена һәдия