Татар Информ
Тукайның иң яшь замандашларының берсе Кәрим Рәшидовка багышланган китап дөнья күрде
Хезмәтнең авторы – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Доларис Галләмова.
Казанда Татарстан Республикасы Милли музеенда “Кәрим Рәшидов (Җаманаклы): ил тарихында исеме. Кырым – Казан – Алабуга” исемле китапны тәкъдим итү чарасы узды. Чара Габдулла Тукай музее тарафыннан оештырылган. Хезмәтнең авторы – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты, Алабуга тарихи-мәдәни һәм сәнгать музеена нигез салучы Доларис Галләмова. Ул китапның төп герое – кырымтатар мәдәниятендә танылган шәхес – шагыйрь, галим, җәмәгать эшлеклесе Кәрим Рәшидов (Җаманаклы) турында тәфсилләп сөйләде.
Читать далее...