26 апрель көнне Габдулла Тукайның туган көнендә “Шигърият бәйрәме” узды. Татар дәүләт опера һәм балет театры янындагы Тукай һәйкәле янында оештырылган шигърият бәйрәме бик күп кунакларны, танылган шагыйрь һәм язучылар, галимнәр, мәдәният һәм сәнгать әһелләрен, укытучыларны, Габдулла Тукай иҗатын сөйгән кешеләрне җыйды. Язгы кояш нурларына күмелгән бәйрәм сәхнәсеннән шигъри юллар, җыр-моң агылды.

 

Тормышыңда бәйрәмнәр аз булган –

Тартыш белән тулган көннәрең.

Шуңа, ахры, искә алынмыйча

Үткән синең туган көннәрең…

Бәйрәмнәрең алда икән әле.

Кара, шагыйрь, бүген текәлеп –

Халкың килде сиңа, мәхәббәтен

Ал чәчәкләр белән күтәреп.

(Шәүкәт Галиев)