26 апрель Габдулла Тукайның тууына 131 ел. Бәйрәм тантаналары Г. Тукай бакчасында күренекле татар шагыйренең һәйкәленә чәчәкләр салудан башланып китте. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республиканың Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстанның Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстанның Хөкүмәт әгъзалары, министрлык һәм идарә җитәкчеләре, республика парламенты депутатлары, Г. Тукай әдәби музее хезмәткәрләре, Татарстанның мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре катнашты.