Габдулла Тукайның туган көнендә Габдулла Тукай әдәби музее “Тукай эзләре буйлап” дип исемләнгән  бәйрәм оештырды. Чарада  Казан шәһәре мәктәпләреннән килгән укучылар катнашты. Алар  Г. Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, аның әсәрләренә нигезләнеп әзерләнгән  театраль чыгышлар тәкъдим иттеләр. Музей хезмәткәрләренең шигырьләрнең язылу тарихы белән таныштыруы аеруча зур кызыксыну уятты.