«Ялкын» журналының июнь санында Г. Тукай әдәби музеенда уздырыла торган чаралар хакында “Тукай иленә сәяхәт” исемле мәкалә басылып чыкты. Мәкаләнең авторы – Г. Тукай әдәби музее фәнни хезмәткәре Резедә Нәгыймуллина.

Габдулла Тукай исеме татар кешесенә кечкенәдән үк таныш. Аның әсәрләре, “Бишек җыры”, “Туган тел” шигыре безгә әби-бабайлар, әти-әниләр сөйләвеннән билгеле. Олылардан ишеткән риваятьләрне, җырларны, мәкаль-әйтемнәрне кечкенәдән хәтеренә сеңдергән  Апуш “зуп-зур Тукай” булгач, үзе дә балалар өчен шигырьләр язган, әкиятләр чыгарган. Халкыбыз сөекле улының рухын хаклап башкалабыз Казанның Иске татар бистәсендә  Габдулла Тукай музее ачкан. Биредә шагыйрьнең санаулы гына булган шәхси әйберләре кадерләп саклана, фоторәсемнәре, китаплары, документлары халык игътибарына тәкъдим ителә.

Музейда шагыйрь тормышы һәм иҗаты белән бәйле күп төрле чаралар уздырыла. Беренче сыйныф укучыларының тәүге дәреслекләрен тәмамлауга багышланган  “Әлифба бәйрәме”, Габдулла Тукайның  “Шүрәле” әкияте, “Мияубикә” поэмасы буенча оештырылган музей бәйрәмнәре аеруча кызыклы. Алар балалар бакчасы яшендәге нәниләргә һәм кече яшьтәге мәктәп балаларына тәкъдим ителә. Бәйрәм музейда да, мәктәп-бакчаларда да үткәрелә.

Тукай иленә сәяхәт

“Шүрәледә кунакта”  дип исемләнгән музей бәйрәменә килгән кунакларны Габдулла Тукайның “Туган тел” шигыренә язылган көй каршы ала. Халкыбызның теленә, тарихына, гореф-гадәтләренә гимн булып яңгыраган бу көй балаларны Тукайның рухи мөхитен күрсәтә. Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗановның тетрәндергеч тавыш белән укыган шигыре  балаларга Тукай шигырьләренең аһәңен аңларга ярдәм итә. Сөйләшү рәвешендә кечкенәләргә Габдулла Тукай һәм аның әкият геройлары турында мәгълүмат бирелә. Бармагы бүрәнә ярыгына кыстырылган Шүрәленең пәйда булуы балаларны әкият дөньясына алып кереп китә. Авыртудан сыкранган Шүрәле үзенең бернинди дә явыз көч түгеллеген, урман иминлеген саклаучы икәнлеген аңлата, бәладан коткаруларын үтенә. Урманны сакларга, чәчәкләрне өзмәскә, кырмыска ояларын туздырмаска, кошларга атмаска кирәклеге турында бәян итә. 2017 ел — экология елы дип игълан ителгәнлектән, табигатьне саклау темасы аеруча актуаль булып тора. Шүрәлене табигать сакчысы итеп күрсәтү балаларны “урман сарыгына” яңа күзлектән карарга мәҗбүр итә. Алар аңа  тозактан ычкынырга ярдәм итәләр,  табигатьне рәнҗетмәскә сүз бирәләр.

“Мияубикә кунакка чакыра” музей бәйрәменең төп герое – Мияубикә. Габдулла Тукайның сабыйларча шаянлык белән язган бу поэмасы балаларны песиләр тормышына алып кереп китә. Наян песи катнашындагы бу чара да төрле уеннар, биюләр, викториналар белән үреп бирелә. Балалар бик теләп песиләре турында, аларның нинди ризык яратулары хакында сөйлиләр, рәсемнәрен ясыйлар.

Шүрәле һәм Мияубикә белән бергәләп төрле уеннар уйнау, Тукай әкиятләре буенча эшләнгән мультфильм карау бәйрәмнәрне тагын да күңелле итә. Тукайның әкият геройлары белән бергәләп фотога төшү балалар өчен бүләк булып кабул ителә.

Бәйрәмнәрнең  үзәгендә Габдулла Тукай шәхесен, аның әсәрләрен популярлаштыру максаты тора. Балаларга үтемле рәвештә, әкият геройлары аша шагыйрь иҗатының бүген дә актуальлеге төшендерелә.