28 ноябрьдә  Габдулла Тукай әдәби музеенда “Музейга китап бүләк ит” акциясе кысаларында чара узды. Анда “Казан утлары” журналы хезмәткәрләре: җаваплы сәркатип В. Нуриев, баш мөхәррир урынбасары Р. Ханнанов, мөхәррирләр К. Кәримов, Ф. Гыйләҗев, шулай ук Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония артистлары Э. Җәләлетдинов, Л. Әхмәтова, И. Биктаһиров, Р. Галимова,  Г. Ибушев, музей мөдире А. Хәкимова, журналистлар һәм театр әһелләре берлекләре әгъзасы З. Гыйльметдинова һәм башкалар катнашты.

Билгеле булганча, Г. Тукай әдәби музеенда ремонт-реставрация эшләре алып барыла, тиздән яңа экспозицияне төзү дә башланачак. Музейның китапханәсен тагын да баету максатыннан “Музейга китап бүләк ит” акциясе игълан ителгән иде.

Бүгенге чарада катнашучы “Казан утлары” журналы хезмәткәрләре рәссам Ф. Әминовның 1976 елда ясаган Тукай портретын тапшырдылар. Шулай ук музей кунаклары шагыйрьнең 1966, 1974, 1985, 1986, 1982 елларда рус һәм татар телендә Казан, Мәскәү нәшриятларында дөнья күргән басмаларын, “Казан утлары” һәм “Салават күпере” журналларының Г. Тукайга багышланган махсус саннарын бүләк иттеләр. Китапханә шулай ук “Габдулла Тукай” дисклар коллекциясе, “Тукай” мультимедиа җыентыгы, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы ансамбленең “Милли аһәң” дискы белән тулыланды.

“Музейга китап бүләк ит” акциясе дәвам итә. Теләгән һәркем бу чарада катнаша ала. Дуслар, сездән дә китаплар көтеп калабыз.