Бүген, 15 апрель көнне, Г. Тукай әдәби музеенда Төп нөсхә көне узды. Тамашачыларга татар халык шагыйре Габдулла Тукайның кул җылысын саклаган экспонатлар үзләренең серләрен ачты.  Мәктәп укучылары өчен  мемориаль  экспонатлар һәм Г. Тукай үзе исән вакытта нәшер ителгән китаплар буенча мавыктыргыч «#Тукайквест» уены тәкъдим ителде. Балалар, музейның яңа экспозициясе  белән танышканнан соң, үзләренең белемнәрен сынап карады.