6 октябрь көнне Әлмәт егете Валерий Казаков «Тукай юлы» буенча җәяүле сәяхәткә кузгалды. Ул 7 көн эчендә Татарстанда шагыйрь белән бәйле авылларны карарга, Тукай йөргән сукмаклардан атларга тели. Экскурсия Казадагы Г. Тукай әдәби музееннан башланды. Уңышлар телибез Валерийга!!!