23 гыйнварда 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда күренекле татар язучысы, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның тууына 140 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды.
Күргәзмә Ф. Әмирханның тормыш юлын һәм күпкырлы эшчәнлеген яктырта, аның шәхесен һәм бай иҗади мирасын талантлы әдип буларак ача. Зәвыклы, зыялы, бай күңелле, язмыш сынауларына бирешмәгән көчле рухлы язучы бүгенге көн укучысына кызыклы шәхес буларак тәкъдим ителә.
Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Милли музее фондында Ф. Әмирханның мемориаль тупланмасында саклана торган экспонатлар урын ала. Язучының музей мирасы документлар, шәхси әйберләр, үзе исән чагында дөнья күргән китаплары, хатлар, фотосурәтләр, почта открыткалары, кулъязмалар һәм гаиләсе белән бәйле тормыш-көнкүреш предметларыннан торган коллекцияне тәшкил итә. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән аеруча кадерле ядкярләр арасында әдипнең шәхси әйберләре – эшләпәсе, сюртугы, исән чагында нәшер ителгән китаплары, «Тигезсезләр» драма әсәре буенча төрле шәһәрләрдә куелган спектакль афишалары, кулъязмалары һәм ачык хатлары бар. «Хәят» әсәренең беренче һәм озак еллар сакланмаган дип уйланылган икенче өлешенең кулъязмалары тәүге тапкыр тулысынча күрсәтелә. Рәссамнар Б. Әлмәнов, Г. Яруллин, Н. Мифтахов, П. Сорокин, М. Семенов тудырган Ф. Әмирхан образ-сурәтләре дә зур кызыксыну уята.
Күргәзмә ачылу тантанасында күренекле әдәбият галимнәре Х. Миңнегулов, Ф. Галимуллин, Д. Заһидуллина, Ә. Закирҗанов, ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология һәм әдәбият бүлеге галимнәре, шагыйрь Л. Лерон һәм башкалар катнашты. Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрыннан: ТР атказанган артисты Илнар Низамиев һәм Илфат Гыйбадуллин «Зәйтүнәкәй» драмасыннан Ф.Әмирхан белән Г. Тукайга багышланган өзек тәкъдим итте.


