27 гыйнварда Габдулла Тукай әдәби музеенда «Әдәби марафон»ның чираттагы очрашуы узды. Чарада Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла һәм шагыйрә Сания Әхмәтҗанова катнашты.

«Әдәби марафон»  татар телендәге дөньякүләм әдәби проект Ул Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан язучылар берлеге тарафыннан 2017 елдан бирле уздырыла. Бу проектны тормышка ашыруга проект җитәкчесе Раил Гатауллин зур өлеш кертә, бүләкләр спонсоры булып Татарстан китап нәшрияты катнаша. Проектның максаты – кешеләрне татар әдәбияты, китаплары, журналлары белән таныштыру.