Г. Тукай әдәби музеенда 15 гыйнвар – 28 февраль көннәрендә узачак “Әлифба бәйрәме”нә чакырабыз!!!
1 сыйныф укучыларын музейда көтәбез!
Программада:
— Г. Тукай китаплары белән мавыктыргыч танышу;
— укучыларның үзләре башкаруында шигырьләр һәм җырлар;
— шагыйрьнең әкият геройлары катнашында уеннар;
— рәсем ясау, конкурслар, кызыклы биремнәр;
— Г. Тукайның әкият геройлары белән фотога төшү
Уздырылу көннәре: 15 гыйнвар – 28 февраль, 2022 ел
Уздырылу вакыты: 10.00, 12.00, 14.00
Уздырыла: 20 кешедән күбрәк төркемнәр өчен
Катнашучылар: 1 сыйныф укучылары
Бәясе: 200 сум һәр баладан
Шулай ук өстәмә рәвештә экскурсия (100 сум) һәм истәлекле бүләкләр алырга мөмкин.
Катнашу өчен алдан музей телефоннары буенча шалтыратып язылу сорала.
Безнең телефоннар: +7(843)590-86-67
WhatsApp: +79274406462
Икенче аяк киемендә, сәламәтлекне саклау өчен маскада булу сорала.
Туган тел елын Г. Тукай әдәби музеенда бергә үткәрик!