Г. Тукай әдәби музеенда 2 февраль – 28 февраль көннәрендә узачак “Әлифба бәйрәме”нә язылу башланды!!! 1 сыйныф укучыларын музейда көтәбез!

Программада:

— Г. Тукай китаплары белән мавыктыргыч танышу;

— укучыларның үзләре башкаруында шигырьләр һәм җырлар;

— шагыйрьнең әкият геройлары катнашында уеннар;

— рәсем ясау, конкурслар, кызыклы биремнәр;

— Г. Тукайның әкият геройлары белән фотога төшү

Уздырылу көннәре: 2 февраль – 28 февраль, 2021 ел

Уздырылу вакыты: 10.00, 12.00, 14.00
Уздырыла: 20 кешедән күбрәк төркемнәр өчен
Катнашучылар: 1 сыйныф укучылары

Бәясе: 200 сум һәр баладан

Шулай ук өстәмә рәвештә экскурсия (100 сум) һәм истәлекле бүләкләр (250 сум) алырга мөмкин.
Катнашу өчен алдан музей телефоннары буенча шалтыратып язылу сорала.
Безнең телефоннар: +7(843)590-86-67
WhatsApp: +79274406462

 

Икенче аяк киемендә, сәламәтлекне саклау өчен маскада булу сорала.

Туган тел елын Г. Тукай әдәби музеенда бергә үткәрик!