26 гыйнвар көнне Габдулла Тукай әдәби музеенда Ижау шәһәренең “Чулпан” балалар театры (җитәкчесе Рәфилә Рәсүлова) кунакта булды. Алар тамашачыларга Рүзәл Мөхәммәтшинның “Өрә белмәгән көчек” спектаклен күрсәтте.

Спектакль Г. Тукай әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән, туган телгә мәхәббәт, дуслык, тугрылык, батырлык кебек асыл төшенчәләр турында сөйли.  Бу матур тамашаны Казанның 17 һәм 80 мәктәп, 8 һәм 20 гимназия укучылары карады.