17 октябрьдә 13.00 сәгатьтә Г.Тукай әдәби музеенда «Апанай мәчете: үткәне һәм бүгенгесе» дип аталган күргәзмәне ачу тантанасы үткәрелә. Күргәзмә Казанның иң борынгы мәчетләрнең берсе Апанай мәчетенә нигез салынуга 250 ел тулуга багышлана һәм күренекле рәссамнарның шушы темага караган эшләрен тәкъдим итә.

Г. Тукай әдәби музее – Иске татар бистәсендә урнашкан мәдәни-мәгърифәт үзәкләренең берсе. Музей биредәге тарихи биналарны, Татар бистәсе белән бәйле шәхесләрне өйрәнүгә зур игътибар бирә, аларга багышлап төрле чаралар уздыра. Апанай мәчетенә нигез салынуга 250 ел тулуга багышланган күргәзмә – әнә шундый чараларның берсе.

Апанай мәчете – Иске татар бистәсе һәм Казанның ХVIII гасырга караган иң матур һәм күренекле тарихи бина, безнең көнгә кадәр сакланып калган татар дини архитектурасы истәлеге. Мәчет татар бизәлеш сәнгате элементларын кулланып татар архитектурасы  традицияләрендә төзелә. Бүген бу дини архитектура үрнәге талантлы рәссамнарның төрле сәнгать әсәрләрендә дә сурәтләнә. Күргәзмәдә Р. Шәмсетдинов, Ю. Бердников, Т. Бердникова, Э. Нигъматуллина, М. Мингазов һ. б. рәссамнарның иҗат эшләре урын ала.

Әдәби музейда күргәзмәне ачу тантанасына иҗат әһелләре, дини һәм музей берләшмәләре хезмәткәрләре чакырулы.

Г. Тукай әдәби музее: +7(843) 590-86-67