17 октябрьдә Г.Тукай әдәби музеенда «Апанай мәчете: үткәне һәм бүгенгесе» дип аталган күргәзмә ачылды. Күргәзмә Казанның иң борынгы мәчетләрнең берсе Апанай мәчетенә нигез салынуга 250 ел тулуга багышлана һәм биредә күренекле рәссамнарның шушы темага караган эшләре тәкъдим ителә.

Г. Тукай әдәби музее – Иске татар бистәсендә урнашкан мәдәни-мәгърифәт үзәкләренең берсе. Музей биредәге тарихи биналарны, Татар бистәсе белән бәйле шәхесләрне өйрәнүгә зур игътибар бирә, аларга багышлап төрле чаралар уздыра. Апанай мәчетенә нигез салынуга 250 ел тулуга багышланган күргәзмә – әнә шундый чараларның берсе. Күргәзмә «Иске шәһәр» префектура белән берлектә әзерләнде.

Апанай мәчете – Иске татар бистәсе һәм Казанның ХVIII гасырга караган иң матур һәм күренекле тарихи бина, безнең көнгә кадәр сакланып калган татар дини архитектурасы истәлеге. Мәчет татар бизәлеш сәнгате элементларын кулланып татар архитектурасы традицияләрендә төзелә. Бүген бу дини архитектура үрнәге талантлы рәссамнарның төрле сәнгать әсәрләрендә дә сурәтләнә. Күргәзмәдә Р. Шәмсетдинов, Ю. Бердников, Т. Бердникова, Э. Нигъматуллина, М. Мингазов һ. б. рәссамнарның иҗат эшләре урын ала.

Күргәзмәне ачу тантанасында «Апанай» мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров мәчетнең тарихы белән таныштырды, төзелеше, төрле елларда имам булып эшләгән шәхесләре хакынды мәгълүмат бирде. Мәчетнең 250 еллыгына багышлап әзерләнгән фильмны карау тамашачыларга Нияз хәзрәт сөйләгәннәрне күзалларга мөмкинлек бирде. Әдәбият галиме Д. Абдуллина Габдулла Тукайның дини темага язылган шигырьләре хакында сөйләде.
Күргәзмә 27 ноябрьгә кадәр эшлиячәк.