2020 елның 26 сентябрендә Г. Тукай әдәби музеенда икенче тапкыр «Бәрәңге җанашым» бәйрәме яки БӘРӘҢГЕФЕСТ» уздырылды.

Бәйрәм Габдулла Тукайның әсәрләре нигезендә әзерләнде. Чөнки шагыйрь үзенең иҗатында, авыл баласы буларак, әлбәттә, бәрәңгене читләп уза алмый. Ул үзенең 5 шигырендә һәм 2 проза әсәрендә бәрәңгене телгә ала, аны төрле яклап сурәтли. Бәрәңге Г. Тукай өчен ачлык һәм шул ук вакытта туклык билгесе дә, сатирик образ һәм шул ук вакытта игътибар үзәгендә торган ризык та. Күз алдына «Исемдә калганнар» әсәреннән нәни Габдулланың бәрәңгене капчыкларга тутыруы һәм аягын җәрәхәтләве килеп баса. Тукайның «бәрәңге — җан ашым», «бәрәңге һәм гыйлем», «җырлыйм бәрәңгенең көен» гыйбарәләре халык телендә йөри.

Музейда оештырылган бәйрәм кысаларында татар әдәбиятында һәм аерым алганда Г. Тукай иҗатында бәрәңге образының чагылышына багышланган интерактив лекцияләр, уеннар, ярышлар оештырылды, җырлар яңгырады. Махсус кунаклар: балалар каналы “ШАЯН ТВ”, “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналлары, “Музыка легко” музыка мәктәбе һ.б.