28 сентябрь көнне Г.Тукай әдәби музеенда Юнысовлар мәйданында беренче тапкыр «Бәрәңге җанашым» бәйрәме яки БӘРӘҢГЕФЕСТ» узды. Иске шәһәр префектурасы белән берлектә оештырылган чарада  казанлылар һәм шәһәр кунаклары катнашты.

Бәйрәм музей бакчасындагы сәхнәдә башланып китте, сәләмләү сүзләреннән соң оештыручылар бәрәңге әрчүдә көч сынашты. Мәдәният һәм сәнгать институтының театр факультеты студентлары (мөгаллимнәре РФ атказанган артисткасы, ТР Халык артисткасы Эльмира Хамматова  һәм доцент, педагогика фәннәре кандидаты Земфира Ибятова) Габдулла Тукайның бәрәңге турында язылган шигырьләрен укыды, моңлы җырлар белән тамашачыларны шатландырды. Баянда — виртуоз баянчы, ТР халык артисты Кирам Сатиев.

Күңелендә шигырь уты янган тамашачылар өчен ачык микрофон эшләде. Анда татар, рус, инглиз, кытай телләрендә шигырьләр яңгырады.

Балалар үзләрен бәрәңгедән төрле уенчыклар ясауда сынап карый алды. Шулай ук төрле уеннарда да катнаштылар: бәрәңге чүпләү ярышлары, матур бизәкләр ясау, табышмаклар әйтү һ.б.

Музей залларында Г. Тукай иҗатында бәрәңге образының кулланылыш хакында уен-лекцияләр оештырылды, махсус экскурсияләр уздырылды.

Бәйрәмнең кульминациясе — «Түбәтәй» рестораннар челтәренең 100 кгнан зуррак бәрәңге ризыгы пешерү!!! БӘРӘҢГЕФЕСТКА килгән һәр тамашачы бәрәңгедән пешерелгән, халык телендә “шәңгә” дип йөртелгән ризык белән сыйлана алды.