21 февральдә 10.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда «Балалар дөньясы 100 ел элек» дип аталган күргәзмә ачылды, ул Россиядә Гаилә елы игълан ителү уңае белән оештырылды.

Күргәзмәдә ТР Милли музее фондларыннан XIX гасыр ахыры – ХХ гасыр башы әйберләре тәкъдим ителә: уенчыклар һәм уеннар, өй һәм бәйрәм киемнәре, хатлар һәм фотосурәтләр, китаплар һәм балалар журналлары («Тәрбиятел-әтфаль», «Ак юл»). Мемориаль әйберләр арасында журналистлар Әхмәтгәрәй һәм Зәйнәп Хәсәниләр гаиләсеннән лото, Сәгыйть Сүнчәләй, Җәләл Мәҗитов, Әхмәтгәрәй Хәсәни, Фатих Әмирханның туганнары гаиләсендәге балаларның фотосурәтләре бар. Күргәзмәдә ХХ гасыр башы татар газета-журналлары аша билгеле булган уеннар белән танышырга һәм аларны уйнап карарга да  мөмкин була.

Күргәзмә ачылу тантанасында ”Иске шәһәр” махсус территориясе префекты Айрат Фәизов, Татарстан Язучылар берлеге рәисенең урынбасары, Һ. Такташ исемендәге әдәби бүләк иясе, шагыйрә Илсөяр Иксанова, әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, фольклор белгече, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова, яшь шагыйрәләр Гөлназ Әхмәдиева, Дания Нәгыйм, Алинә Хәбибуллина катнашты. Г. Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры артистлары Булат Гатауллин һәм Ләйсән Большова “Кәҗүл читек” (Г.Исхакый әсәре) спектакленнән өзек күрсәтте.

Күргәзмә 2024 елның 21 апреленә кадәр эшли.