30 гыйнварда Габдулла Тукай әдәби музеенда Удмуртиянең Ижау шәһәреннән килгән талантлы балалар чыгыш ясады. Алар татар телендә Г. Камалның “Беренче театр” спектаклен күрсәтте. Яшь артистлар Ижау шәһәрендә “Чулпан” балалар театрында шөгыльләнәләр (театрның җитәкчесе Рәфилә Рәсүлова).

Бу тырыш коллектив Г. Тукай музеенда беренче тапкыр гына чыгыш ясамый. Киләчәктә дә аларны яңа спектакльләр белән музейда көтеп калабыз һәм иҗади уңышлар телибез.