Литературный музей Г. Тукая – филиал Национального музея Республики Татарстан был открыт в 1986 году к 100-летию со дня рождения народного татарского поэта Габдуллы Тукая (1886-1913).

Музей располагается в одном из красивейших зданий Старотатарской слободы Казани. Двухэтажный особняк был построен в конце ХIХ века, позднее перестроен по проекту архитекторов Г. Руша и Ф.Амлонга в стиле романтического модерна. Здание известно как дом Шамиля: здесь в 1884-1906 годах жила семья сына имама Шамиля, национального героя народов Северного Кавказа – генерал-майора Мухаммед-Шафи Шамиля. Его жена Бибимарьямбану – единственная дочь богатого казанского купца-мецената Ибрагима Апакова.

Со дня своего открытия музей является центром, объединяющим любителей творчества великого татарского поэта Габдуллы Тукая и своеобразным культурным клубом, аккумулирующим в своих стенах творческую энергию, знакомящим посетителей с творчеством классиков татарской литературы и деятелей современного татарстанского искусства и культуры.

Новая экспозиция музея открыта в 2018 году после реставрации здания, посвящена жизни и творчеству Габдуллы Тукая. Особое внимание уделено казанскому периоду жизни поэта, когда он получил широкую известность как национальный поэт, переводчик и журналист, фольклорист и общественный деятель.

Основу экспозиции составляют мемориальная коллекция Г. Тукая, личные вещи и фотографии его друзей, родственников и современников. Здесь представлены уникальные книги, богатая коллекция живописи и графики из собрания Национального музея Республики Татарстан, повествующие о жизни и творчестве Габдуллы Тукая.

Добро пожаловать в экспозицию Литературного музея Г. Тукая!

Габдулла Тукай әдәби музее экспозициясе

 

Габдулла Тукай әдәби музее 1986 елда шагыйрьнең 100 еллык юбилее уңаеннан Татарстан Республикасы Милли музее филиалы буларак ачыла.

Музей Казан шәһәре Иске татар бистәсендәге иң матур биналарның берсендә урнашкан. Ике катлы йорт XIX гасыр ахырында салына, соңрак архитекторлар Г.Руш һәм Ф.Амлонг проекты белән романтик модерн стилендә үзгәртеп төзелә. Бина Шамил йорты буларак билгеле: биредә 1884-1906 елларда Төньяк Кавказ халыкларының милли каһарманы имам Шамилнең улы генерал-майор Мөхәммәтшәфи һәм аның хатыны, Казанның иң бай сәүдәгәрләренең берсе, меценат Ибраһим Апаковның бердәнбер кызы Бибимәрьямбану гаиләсе яши.

Музей, ачылган көненнән башлап, бөек татар шагыйре Габдулла Тукай (1886-1913) иҗатын яратучыларны берләштергән үзәк, шул ук вакытта, тамашачыларны татар әдәбияты классиклары иҗаты һәм Татарстанның хәзерге иҗат әһелләре белән таныштыра торган үзенчәлекле мәдәни клуб та булып тора.

Музейның бинасын төзекләндергәннән соң 2018 елда ачылган экспозиция Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗатына багышлана. Шагыйрьнең Казан чорына аеруча игътибар ителә: нәкъ шул елларда ул милли шагыйрь, тәрҗемәче, журналист, фольклорчы һәм җәмәгать эшлеклесе буларак таныла.

Экспозициянең нигезен Г.Тукайның мемориаль җыелмасы, аның дуслары, туганнары һәм замандашларының шәхси әйберләре һәм фотосурәтләре тәшкил итә. Биредә уникаль китаплар, Татарстан Республикасы Милли музее тупланмаларыннан Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты белән бәйле картиналар һәм графика әсәрләре күрсәтелә.

Габдулла Тукай әдәби музеена рәхим итегез!