Казанда «Миллиард.Татар» басмасының «Ел татарлары – 2025» премиясен тапшыру тантанасы узды. Бу премия 2022 елдан бирле тапшырыла. Быел бу бәйгедә Габдулла Тукай әдәби музее да катнашты. Музей “Елның иң яхшы Казан шәһәре музее” номинациясендә иң күп тавыш җыйды һәм диплом белән бүләкләнде.



