11 июнь Г. Тукай әдәби музее өчен иң истәлекле көннәрнең берсе. Моннан нәкъ 34 ел элек, 1986 елның 11 июнендә ул беренче тапкыр ишекләрен ача. Бу уңайдан музейда онлайн «Йолдызлы экскурсия» узды. Бу чара музейның беренче директоры, галим, журналист-публицист, җәмәгать эшлеклесе Госман Әкрам улы Хәбибуллинның юбилеена да багышланды. 10 июньдә Госман Әкрамовичка 70 яшь тулган булыр иде.

Музейда онлайн «Йолдызлы экскурсия»не галимнең тормыш иптәше Рәмзия Рәхмәтулловна, кызлары Айгөл, Айсылу, Алсу уздырды. Экскурсия вакытында Г. Хәбибуллиның тормышы һәм күпкырлы эшчәнлеге, шулай ук Г. Тукай әдәби музее төзелү тарихыннан кызыклы сәхифәләр искә төшерелде. Тамашачылар онлайн-экскурсия вакытында гына Госман Хәбибуллинның шәхси әйберләре, документлары, фотолары белән таныша алды.