“Фәнни Татарстан” журналының 2020 елның 3 санында Г. Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхфәтованың яңа мәкаләсе басылып чыкты. Мәкаләдә Габдулла Тукайның “Туган тел” шигыренең язылу тарихы, автор керткән үзгәртүләр, халык арасында таралуы һәм тәрҗемә үрнәкләре хакында яңа мәгълүматлар тәкъдим ителә. Автор,  шагыйрьнең иҗат лабораториясен өйрәнеп, “Туган тел” әсәренең татар халкының милли гимнына әверелү юлларын ачыклый.