26 апрель – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Моннан нәкъ 139 ел элек бу көнне Казан губернасы Казан өязе Кушлавыч авылында (хәзерге ТР Арча районы) указлы мулла Мөхәммәдгариф Мөхәммәтгалим улы белән Бибимәмдүдә Зиннәтулла кызы гаиләсендә булачак шагыйрь дөньяга килә. Казан артында туса да, тормышында якты хатирәләр калдырган, иҗатының чәчәк аткан һәм шөһрәт казанган еллары Казанда уза.

Шагыйрь үзе язганча, «ярты төш мисалендә үтеп киткән 7 сәнәлек вакыт эчендә»  утыздан артык басмасы дөнья күрә, талантлы  шагыйрь, әдәби тәнкыйтьче, публицист, җәмәгать эшлеклесе, тәрҗемәче булып таныла. Тукайның халыкчан, үлемсез һәм бәяләп бетергесез зур иҗаты бүген дә горур яңгырый!

Г. Тукай туган көн республикада Туган тел көне буларак та билгеләп үтелә. Бу көнне Казанда аның һәйкәленә чәчәкләр салына, Шигърият бәйрәме уза, шигырьләр-җырлар яңгырый, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары игълан ителә.

Бәйрәм белән Габдулла Тукай талантын сөючеләр!