26 апрель – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Г. Тукай туган көн республикада Туган тел көне буларак та билгеләп үтелә. Гадәттәгечә, иртән Г. Тукай бакчасындагы шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салынды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы җитәкчелеге, киң җәмәгатьчелек һәм Г. Тукай әдәби музее хезмәткәрләре катнашты.
Бу көнне Г. Тукай әдәби музеенда «Ядкярләрдә Тукай рухы» Бөтенроссия әдәби конкурсында катнашкан һәм җиңү яулаган укучыларны котлау тантанасы узды. Җиңүчеләр бу конкурска әзерләгән әсәрләрен тамашачыларга тәкъдим иттеләр. Аларга ТР Милли музееның дипломнары һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды.
Г. Тукайның туган көнендә музейда “Тукай варислары” концерты оештырылды, күренекле композиторлар Н. Җиһанов, Р.Яхин, А.Монасыйпов, Р. Ахиярова, Л. Батыр-Болгари, М. Хәйруллина, М. Шәмсетдинова көйләренә хор өчен язылган әсәрләр башкарылды.