Әсәр 1908 елда язылган һәм шул ук елда аерым китап булып басылган.

«Әлислах» газетасының 1908 елгы 13 октябрь санында Купеческое собрание залында (хәзерге Островский урамындагы Яшь тамашачылар театры бинасы) 14 октябрьдә әдәбият кичәсендә Г.Тукай үзенең «Кызыклы гыйшык» һәм «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасын укыячагы турында хәбәр урнаштырылган.

Бу кичәгә катнашкан Ф.Әмирхан үзенең «Әлислах»та бастырган бәяләмәсендә болай ди: «Тукаев бу әсәрен ислахчыларның соңгы әдәбият кичәләрендә укыганда, халык, җөмлә тәмам булганын да көтә алмыйчан, самими бер көлкегә тотылып, бөтен залны тутырып кул чабалар һәм, укучыны бүлеп, әллә никадәр вакытлар туктап торырга мәҗбүр итәләр иде. Вакыйгаң да, бу әсәр татар әдәбиятында шигырь белән язылган көлкеләрнең иң мөкәммәл вә максудына иң муафикъ чыкканыдыр. Тукаев монда Печән базары мәгыйшәтенең иң садә вә иң горфи генә эшләрен дә шулкадәр көлкеле итеп тасвир итә ки, укучы ихтыярын кулыннан җибәрә /…/ Тукаевның бу әсәрен һәм «Яшен»дә көлке шигырьләрен укый торгач, аңар татар галәменең иң оста юмористы диясем килә башлады» («Әлислах», 1908, 24 ноябрь, 52 нче сан).

1908 елның 26 октябрендә Ф.Әмирхан Оренбургтагы дусты Исмәгыйль Аитовка язган хатында да: «Безнең әдәбият кичәсе»ндә Тукаевның «Кисекбаш»ы укылды (үзе укыды). Халыкның көлә-көлә эчләре катты, һәм Тукаевны да бүлә-бүлә кул чабу белән сыйладылар».

«Йолдыз» газетасының 324 нче һәм 326 нчы саннарында, «Әлислах»ның 5 ноябрь (50 нче) санында поэманың басылуы турында игъланнар урнаштырылган.

 

Бер заман бардым Печән базарына,—

Шунда мин таптым азык язарыма.

 

Иртә берлән кайнамакта бу базар,

Кайда баксаң, анда тулган сәүдәгәр.

 

Кайсысы сатмактадыр, кайсы ала,

Берсе алдый, шунда берсе алдана.

 

Һәр заманны монда хәлләр шул икән,

Һәркем үз хәле белән мәшгуль икән…