15 апрель — сөекле шагыйребез Габдулла Тукайны искә алу көне. Һәр елны бу көнне Казанда Яңа татар бистәсе зиратында Г. Тукай каберенә чәчәкләр салына, бөек татар шагыйре рухына дога кылына. 15 апрельдә узган бу чарада ТР Милли музее һәм Г. Тукай әдәби музее хезмәткәрләре дә катнашты.