15 апрель көнне Татарстан Республикасында татар халык шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көне узды. Татар җәмәгатьчелеге Казанның Яңа татар бистәсе зиратында Г. Тукайның каберен зиярәт кылды, чәчәкләр салды. Шагыйрьнең рухына багышлап Коръән укылды. Чарада Г. Тукайның талантын хөрмәт итүчеләр, республиканың иҗат берлекләре әгъзалары, төрле иҗтимагый һәм хөкүмәт оешмалары вәкилләре катнашты.

Шул ук көнне 12.00 сәгатьтә Г. Тукай әдәби музеенда «Халык әдәбияты» күргәзмәсе ачылды. Ул шагыйрьнең шул исемдәге лекциясен укуына 115 ел тулуга багышлана. Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Милли музее фондларыннан экспонатлар: рәсем сәнгате әсәрләре, документлар, китаплар һәм башкалар тәкъдим ителде.

1910 елның 15 апрелендә «Шәрыкъ» клубында Габдулла Тукай татар фольклорына багышланган «Халык әдәбияты» дигән лекциясен укый. Лекция шул елларда ук киң танылу ала. Г.Тукай лекциясен мәшһүр «Туган тел» шигыре белән тәмамлый.

Күргәзмәне ачу тантанасында республиканың күренекле язучы-шагыйрьләре,  сәнгать эшлеклеләре, галимнәр катнашты. Шулай ук «Әллүки» курайчылар студиясендә шөгыльләнүче балалар башкаруында Г. Тукай сүзләренә халык көйләре, 16 гимназия укучылары башкаруында шигырьләр яңгырады.