2024 елның 11 октябрендә 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда «Исемдә калганнар» дип аталган күргәзмә ачылды. Ул Г. Тукайның шул исемдәге автобиографик повесты язылуга 115 ел тулуга багышлана.
«Исемдә калганнар» күргәзмәсендә ТР Милли музее фондларында саклана торган сынлы сәнгать әсәрләре урын ала. Анда Г. Тукайның балачак мизгелләрен гәүдәләндергән Б. Урманче, Б. Әлмәнов, Ф. Әминов, Р. Заһидуллин, Л. Фәттахов, Ш. Шәйдуллин И. Зарипов, Г. Житков, В. Федоров, З. Гыймаев, Р. Гыйләҗев, Р. Яманова кебек күренекле рәссамнарның эшләре күрсәтелә. Шулай ук *«Исемдә калганнар»* китабының Г. Тукай үзе исән чагында нәшер ителгән басмасы да тәкъдим ителә.