2024 елның 11 октябрендә 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда «Исемдә калганнар» дип аталган күргәзмә ачылды. Ул Г. Тукайның шул исемдәге автобиографик повесте язылуга 115 ел тулуга багышланды.

Г. Тукайның бу әсәре 1909 елның 12 ноябрендә Казанда «Үрнәк» матбагасында аерым китап булып басылып чыга. 38 битле әлеге басма 4000 данәдә дөнья күрә. Г. Тукай әсәрдә гомеренең үзе язганча «шактый ямьсез, шактый караңгы, шуның белән бергә кызык кына үткән» балачак елларын сурәтли. Китапның ахырында «Ахыры икенче җөзъәдә» дип куелган, әмма ниндидер сәбәпләр аркасында ул язылмаган. Әсәрне язу сәбәбен шагыйрь болай аңлата: «Бу «Исемдә калганнар»ны язуыма башлыча сәбәп берничә наширләрнең миннән тәрҗемәи хәлемне язып бирергә үтенүләре булды».

Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Милли музее фондларында саклана торган сынлы сәнгать әсәрләре тәкъдим ителә. Анда Г. Тукайның балачак мизгелләрен гәүдәләндергән Б. Урманче, Б. Әлмәнов, Ф. Әминов, Р. Заһидуллин, Л. Фәттахов, Ш. Шәйдуллин И. Зарипов, Г. Житков, В. Федоров, З. Гыймаев, Р. Гыйләҗев, Р. Яманова кебек күренекле рәссамнарның эшләре урын ала. Шулай ук «Исемдә калганнар» китабының шагыйрь үзе исән чагында дөнья күргән басмасын да бу күргәзмәдә күрергә мөмкин.

«Исемдә калганнар» күргәзмәсен ачу тантанасы Казан шәһәренең 8 нче балалар музыка мәктәбе укучылары башкаруында татар көйләре белән башланып китте. Күренекле әдәбият галимнәре, филология фәннәре докторлары Х. Миңнегулов һәм Ф. Галимуллин бу әсәрнең язылу тарихына, Г. Тукай үзе сурәтләгән вакыйгаларга тукталып, повестьның бүген дә укучылар арасында популяр булуын билгеләп уздылар. Чарада Казан шәһәренең Б. Әлмәнов исемендәге балалар сәнгать мәктәбе укучылары да катнашты. Аларның укытучылары, рәссам И. Әлмәнова Тукай иҗатына еш мөрәҗәгать итүләрен, күренекле рәссамнарның эшләре белән танышу укучыларда зур кызыксыну тудыруын сөйләде. Яшь талантлы җырчы Р. Егоров башкаруында Г. Тукай сүзләренә язылган “Туган авыл” (татар халык көе) һәм “Китап” (С.Садыйкова көе) җырлары чараны тагын да ямьләндереп җибәрде