17 октябрь көнне Габдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең «Исемдә калганнар» әсәре язылуга 110 ел тулу уңаеннан, Казан шәһәренең Мәгариф идарәсе белән берлектә, «Г. Тукайның «Исемдә калганнар» автобиографик повестын өйрәнгәндә музей чараларын куллану» дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырылды.

Үзенең балачак елларын Габдулла Тукай «Исемдә калганнар» автобиографик повестенда ачык гәүдәләндерә. Әсәрне язу сәбәбен шагыйрь болай аңлата: «Бу «Исемдә калганнар»ны язуыма башлыча сәбәп берничә наширләрнең миннән тәрҗемәи хәлемне язып бирергә үтенүләре булды». Әсәрнең кереш өлеше 1909 елның 29 сентябрендә язылып тәмамлана. Ә 12 ноябрьдә «Исемдә калганнар» исеме белән ул «Үрнәк» матбагасында басылып та чыга. Тышлыкта Тукайның фоторәсеме бирелә. Китап 4000 данә тираж белән басыла.

Г. Тукайның бу автобиографик әсәре балалар өчен язылмаса да, алар өчен кызыклы, һәм шуңа күрә дә мәктәп программасына кертелгән. Укучылар, шагыйрьнең күп кенә шигырь-әкиятләре белән беррәттән, «Исемдә калганнар» әсәрен дә өйрәнәләр.

Г. Тукай әдәби музеенда узган түгәрәк өстәл вакытында укытучылар Г.Тукай иҗатын өйрәнгәндә нинди музей чараларын кулланулары, музей педагогикасы аркылы балаларның белемнәрен тирәнәйтүләре һәм музей экспозициясе ярдәмендә укучыларда әдәби зәвык һәм әхлакый кагыйдәләр тәрбияләүләре турында фикер алышты. Шулай ук «Исемдә калганнар» исемле ачык музей дәресе оештырылды. Дәрестә Г. Тукай гомеренең үзе язганча «шактый ямьсез, шактый караңгы, шуның белән бергә кызык кына үткән» еллары турында балаларга аңлатканда музей предметларыннан файдалану мөмкинлекләре күрсәтелде.

Әдәбият галимнәре Зөфәр Рәмиев, Хатыйп Миңнегулов һәм Фоат Галимуллин “Исемдә калганнар” автобиографик повестенең фәнни өйрәнелешенә күзәтү ясадылар. Галимнәр Тукай турындагы хәзерге вакытта язылган заманча фәнни-популяр, нәфис, документаль әсәрләрдән дә балаларның хәбәрдар булуын оештыру кирәклеген ассызыкладылар.